top of page

       Мин, Корбанова  Гөлназ Ясәви кызы, Нефтекама  шәһәренең 9нчы урта мәктәбендә  татар теле һәм  әдәбияты    укытучысы.  Белемем - югары, 1999 нчы елда  Башкорт Дәүләт  университетының  филология факультетын тәмамладым. Хезмәт юлымны Башкортстанның Балтач  районы  Зиләзекүл  авылында  башладым. Нефтекама шәһәренең  9 нчы  урта мәктәбендә 2002 нче елдан  башлап эшлим. Менә инде үзем өчен бик кадерле булган 20 елдан артык хезмәтем, мине хөрмәт иткән укучыларым,   янәшәмдә  һәркайсы  олы хөрмәткә лаек  булган, һәрвакыт  ярдәм итәргә  әзер  торган  коллегаларым, яраткан тормыш    иптәшем һәм кызым  бар.

       Укытучы  исемен  аклау өчен укучыларымны күп нәрсәгә өйрәтергә  тиешлегемне яхшы аңлыйм. Өстәвенә, мин бит әле милләтем сагында  торучы да.  Дәресләремдә  укучыларыма телебезнең матурлыгын тоярга,  дөрес  итеп сөйләшергә, үз  фикерләрен эзлекле итеп  аңлата  белергә   өйрәтергә  тырышам.  Ә иң мөһиме- мин аларның  илебезнең    лаеклы кешеләре булып үсүләрен телим. Гомумән, укытучы  балаларны  яхшылык,  дөреслек дөньясына алып барырга, туган илгә, әти-әниләргә, якыннарына  мәхәббәт,  олы буын  кешеләренә карата ихтирам  хисе, намус,  бурыч  төшенчәләре турында ешрак уйланырга  мәҗ бүр итәргә тиеш дип уйлыйм. Шуңа күрә безнең бурычыбыз булып баланың төрле яклап үсешенә шартлар булдыру, үзлегеннән белем алуга өйрәтү, укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү,  аларда иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү. “Җир йөзендә иң зур байлык- кеше белән аралашу байлыгы”дигән А.Сент-Экзюпери. Дәресләрне коммуникатив  компетентлыкны үстерүгә  нигезләнеп оештырганда, балаларның үзара аралашу дәрәҗәсе, сүзлек байлыгы һәм диалогта бәйләнешле сөйләме үсә, үз-үзләрен тоту күнекмәләре формалаша.

         Уку эшчəнлеген мотивлаштыру юнəлешендə эшлəүче галимə А. К. Маркова фикеренчə, эчтəлегендə əхлакый проблемалар булган текстлар үзлəре үк коммуникатив мотивациягə ия, шунлыктан   дәрестә  аралашу ситуациясе булдыру əллə ни кыенлык тудырмый. Дәреслекләрдә  бирелгән  һәр әсәрдә  вакыйгалар   тормыштан  алынган. Бары тик, алар ярдәмендә гомумкешелек əхлакый сыйфатларны тəрбиялəрдəй сөйлəшү-аралашу оештыра белергә кирәк. Тəкъдим ителгəн əхлакый проблемалар буенча укучы  үз фикерен белдергәндә, конкрет проблема буенча əңгəмəдəше белəн бəхəслəшкәндә һəм үз фикерен дəлилләгәндә, бала үз телəге, үз ихтыяры белəн сөйлəм эшчəнлегенə тартыла.  Минем максатым да шул: укучыларым кызыксыып уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, бер-берсен тыңларга  һәм ишетергә өйрәнсеннәр...

bottom of page